Казаннан-Владивостокка. Приморье краенда Көнчыгыш икътисад форумы бүген дә үз эшен дәвам итә. Татарстан- хезмәттәшлек турында берничә килешүне имзалады. Кичә төп программада Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Тулырак- алдагы язмада.
Татарстан өчен иң күәтле проектларның берсе Елга вокзалы зонасында гамәлгә аша.
Яңарыш дулкыны шулай башланды. Башкалабыз Казан белән Саклык банкы арасындагы килешүгә кул куйганнан соң, инвестор проектка ярты триллион сум акча салды.
Әлеге акчага яр буен төзекләндерәләр, торак комплексы һәм порт үзе төзелә. Елга транспорт узелының эчке төзелеше үрнәген Рөстәм Миңнеханов монда, Владивостокта карады.
Бер ел эчендә порт аша 5 миллион тонна йөк, 150 меңнән артык автомобиль уза. Башта аларны бергә җыялар, аннары кирәкле урынарга озаталар – логистика таләбе шундый. Бу тармактагы иң зур компания вәкилләре белән перспективалар турында сөйләшенде инде. Июль аенда алар Казанда булып киткән иде. Сөйләшүләр эчтәлекле дәвам итте.
Порттан Татарстанга Азия-Тын океан илләреннән товарлар белән беренче контейнер поездына старт бирелде.
Элек барлык йөкләр дә Мәскәү аша үтә иде, хәзер 11 тәүлеклек туры юл. Ә Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы тәэмин итү географиясен киңәйтергә булыша. Директорлар советы рәисе Александр Севирилов белән Рөстәм Миңнеханов форумда очрашты. Ул Татарстан өчен бик уңышлы булды. 60 илдән һәм Россиянең үзеннән вәкилләр катнашында 90 нан артык чара узды. Яңа инвестицияләр эзләү, килешүләр төзү өчен уникаль мәйданчык. Татарстан Иркутск өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтә. Химик препаратлар, медицина җиһазлары, йөк машиналары өчен запас частьләр китерү өлешендә 2025 елга кадәр юл картасы төзелгән. Хакасия белән дә республика хезмәттәшлек итә. Алар белән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Форум-географик чикләр булмаган бердәм мәйданчык. Алар Татарстан өчен дә ачык – Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова белән фикер алыштылар. Хәзер татарстанлыларны Камчатка краенда да көтәләр.
Туристлык тармагы форум барышында узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында төп тема булды. Туризм юнәлешләренә акча салына. Кара диңгез, Азов, Балтыйк ярларына туристларны җәлеп итү, Каспийның курорт зонасын яңарту, Ерак Көнчыгышта федераль ял итү үзәкләрен булдыру зарур. Шул ук вакытта башка юнәлешләр турында да онытмаска кирәк.
Татарстанда туризмның кадерен беләләр. Чикләүләр юк, шуңа күрә форумда имзаланган һәр килешү «туризм» тармагын да үз эченә ала.
Эльмира Җәләева, Татарстан яңалыклары, Владивосток шәһәре.