Быел Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр узар дип көтелә. Аларда шәһәр халкы арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала ала. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне шәһәрнең 15 cәүдә мәйданчыгында була.
Ярминкәләрдә саклану чаралары,ягъни битлек булырга һәм социаль дистанция сакланырга тиеш.