Казан энергетика университеты студентлары, электр үткәргеч линияләрен тикшереп торуның заманча системасын эшләде. Реаль вакыт сенсоры барлык параметрларны танып ала, электр чыбыгының торышын билгели. «Акыллычыбык» — мониторинг системасын әнә шулай дип атаганнар, ул тиз арада, зур чыгымнарсыз, төзек булмаган урыннарны табып алырга сәләтле.
Электр чыбыгында кечкенә тартма урнаштырылган. Ул махсус сенсор чыбыкның мониторинг системасын күзәтә. Кечкенә генә шушы җайланма бөтен шәһәрне кинәт ут сүнүдән саклап калырга сәләтле.
Системаны » акыллы-үткәргеч» дип атаганнар. Аны эшләүгә 2017 елда ук керешкәннәр. Ул температураны, дымлылык дәрәҗәсен билгели, мәгълүматны датчик аша тапшыра. Сенсор батареясез корылма ярдәмендә эшли.
Сенсор сигналларны минут саен җибәрә: мәгълүмат җайланмадан операторга килеп ирешә. Карта буенча чыбыкларның торышын иң ерак җирләрдән дә тапшыра ала.
Чыбыкның асылынып төшүе, аңа боз катуы, ярылуы борчылырга сәбәп була. Бу факторларның барысы да сынау күнегүләре вакытында тикшерелә.
Шулай итеп, сенсорлар кую процессын җиңеләйтеп кенә калмыйча, линияләрнең өзелү куркынычы да кими. «Акыллы чыбык» ны практикада куллана башларга да була.
Диана Дасаева, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.