10 нчы сентябрьдә Казанда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар уза. Аларга бушлай кереп була, теркәлү соралмый. Дәресне «Спасатель. Рядом» проекты белгечләре үткәрә. Аның максаты – зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әзерлекле коткаручыларны җәлеп итү. Дәресләр Маяковский урамы, 24 нче а адресы буенча көндезге сәгать өченче һәм алтынчы яртыда башлана.