«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастингы башланып китте. Биредә татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша ала.
Кастингны уңышлы узган укучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Проектны Казан Мэриясе гамәлгә ашыра.
Кастингның чираттагы 11 сентябрьдә көндезге сәгать уникедән алып, кичке сәгать алтыга кадәр, «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәр дип көтелә