Татарстанда медицина оешмаларында тән температурасын үлчәп кертәләр. Әлеге карар, республикада соңгы атналарда күзәтелә торган яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, кабул ителде. Искәртеп узабыз, килүчеләргә шулай ук медицина битлекләре киеп йөрергә киңәш ителә. Вакцинация турында да онытмаска кирәк. Татарстанда бу атнадан борын аша вакцина ясатуга керештеләр инде.