Россиядә һәм дөньяның күп кенә илләрендә «Җиңү диктанты» уза. Халыкара тарихи акция Бөек Ватан сугышы темасына багышлана һәм инде 4 ел «Бердәм Россия» федераль партиясе проекты кысаларында «Тарихи хәтер» гамәлгә ашырыла.
Төп максатлар — Бөек Ватан сугышы тарихын белү һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү. Татарстанлылар 167 мәйданчыкта диктант язды. Үзәк мәйданчык — гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында. Диктантның биремнәре 25 сорау. Катнашучыларны “Бердәм Россия” Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ачык мәйданчыклар эшчәнлегеннән тыш, «Җиңү диктант»ын республикабызда 16 мәйданчыкта да яздылар. Катнашучылар «Хезмәттәге батырлык предприятиесе» исеменә лаек булган завод хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан башкаласында халыкара акциягә Росгвардия хезмәткәрләре дә кушылды.