Татарстан мәдәният министрлыгында яңа проектларга багышланган матбугат конференциясе узды.
«Апас, Тәтеш, Буа-мәдәни дуга» халыкара сәнгать фестивале, «Буа Талиясе» VI театр лабораториясе, «Мәдәни дуслар: Апас – Тәтеш-Буа» проектлары буенча фикер алышынды. Быел фестивальгә билгеләнгән төп юнәлешләр — театр, әдәбият, сынлы сәнгать, фольклор, китап күргәзмәләре, чәй һәм бал ярминкәсе юнәлешләре. Шулай ук галим, дин белгече Нургали Хәсәновның тууына 170 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү каралган. Проект барышында 13 театр коллективы спектакльләр күрсәтә.