«Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рәфис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.
Рәфис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьләре кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. «Тәүбә көне» китабының мөхәррире — «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова булган. Китапка исемне дә ул куйган.