Республикада янгыннар чыгу куркынычы зур – 7 сентябрьгә кадәр янгыннарга каршы аерым режим саклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре урманнарның һәм яшел зоналарның торышын көн саен берничә тапкыр һавадан да, җирдән дә даими күзәтеп торалар, торак пунктларына профилактик кисәтү чараларын үткәрү өчен рейдларга чыгалар.