Буа шәһәрендә, капиталь төзекләндерүдән соң, сәнгать мәктәбе ачылды. Биредә балаларга музыка, нәфис сәнгать, хореография юнәлешләрендә өстәмә белем бирелә. Сәнгать мәктәбендәге уңайлыкларны хәбәрчебез дә бәяләде.
Ремонттан соң, мәктәптә музыка тагын да көчлерәк яңгырый башлады. Яңа уку елын балалар яңартылган бинада каршылады.
Һәр уку кабинетында сыйфатлы акустика мөмкинлекләре бар. Балалар бер-берсенә комачауламыйча, чыгышларга яхшы итеп әзерләнә ала. Сәнгать мәктәбендә 370 бала шөгыльләнә, аларның һәркайсы диярлек абруйлы конкурслар призеры яки лауреаты.
Мәктәпне кырык ел чамасы элек төзегәннәр. Бу беренче капиталь ремонт. Беренче катта элек бакча булган. Хәзер исә бина тулысынча артистлар кулында.
Сәнгать мәктәбендә төзекләндерү эшләре тиздән тулысынча тәмамлана. Тагын яңа җиһазлар урнаштырасы, уен кораллары аласы калган. Укучылар өчен музыка өлкәсендә уку елы уңышлы башланды.
Карина Петрова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.