М-7 трассасында Идел аша күперен матур итеп яктырту җиһазларын урнаштырганнар. Республика көнендә беренче тапкыр күпер өстен яктыртып карадылар. Әлеге матурлыкны хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Күпер генә түгел, ә алтын төсендәге утлар белән ялтырап, балкып торган гирлянда сәнгать объектын хәтерләтә. М-7 трассасында Идел аша салынган күпер хәзер тәүлек буе автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, фоторәссамнарның да игътибарын җәлеп итә. Әгәр көндез Идел ярлары табигатенең гүзәлллеге күренсә, төнлә-ул үзен оригиналь архитектура яктыртуы белән гаҗәпләндерә. Бу күпернең 130 еллык тарихында беренче тапкыр эшләнде. Аны яңартуны республика көненә туры китереп, терәкләрдә махсус свето диод яктырткычлары урнаштырдылар. Алар динамик тибрәнүләргә, температура үзгәрүгә, яңгыр – җилгә, кар-бозга чыдам. Ә утларның төзеклеген автоматлаштырылган идарә итү системасы күзәтә, ул дистанцион гына түгел, мобиль контролер җайланмаларына да сигнал бирә. Сак хезмәте эшли. Татарстанлыларның һәм республика кунакларының әлеге матурлыкны фотосүрәткә яки видеоязмага төшерү мөмкинлеге бар.
Инна Данилова, Татарстан яңалыклары.