Республикада «Җиңү диктанты»н язуда катнашырга чакыралар. Халыкара патриотик акция 3 сентябрьдә уза.
Катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә, бу вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы тарихына бәйле 25 сорауга җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашырга теләүчеләргә диктантпобеды РФ сайтында теркәлергә мөмкин. Диктант сәгать 2дә башлана.