Бәйләүчеләрнең куллары-кулга йокмый. Өс-баш киемнәре, оекбаш, җылы свитер һәм хәтта уенчыкларга кадәр бәйлиләр. Тиздән әлеге әйберләрне Донбасс халык республикасына – мохтаҗларга җибәрәләр. Түбән Кама пенсионерлар союзы беренчеләрдән булып «Бабушкин заабота» акциясенә кушылды һәм халыктан җылы әйберләр җыя башладылар. Шул ук вакытта кайберәүләр үз куллары белән бәйләргә кереште.
Оекбаш, бияләй, башка җылы өс киемнәре.Болар барысы да Татьяна Афанасьеваның хезмәт җимешләре. Ул балачагыннан бирле бәйләү белән мавыга. Бер көдән эчендә берничә әйбер бәйләргә өлгерә. Үзенең әйтүенчә, бу мавыгу тынычландыра, кәефен күтәрә.
Донбасста җылы әйберләргә мохтаҗлар арасында балалар бик күп. Алар өчен кайгыртучан хатын-кызлар да үз куллары белән бүләкләр әзерли.
Пенсионерлар союзы активистлары июльдә «Бабушкина забота» акциясе башланганнан бирле әйберләр җыя башлады. Инде йөзләгән шәһәр кешесе җылы әйберләр – баш киеме, шарф. куртка, оекбашлар, башка әйберләр алып килде. Көз һәм кыш айларында боларның барысы да Донбасс кешеләренә кирәк булачак.
Пенсия фонды бинасында җылы әйберләрне икенче катта җыялар. Пенсионерлар союзының җирле бүлеге ике партия кием җибәрде инде. Хәзер өченче комплект әзерләнә. Акциядәа теләге булган һәркем катнаша ала.
Алмаз Кашаев, Евгений Лзаев, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.