Бүген – Белем көнендә кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, меңләгән бала беренче тапкыр беренче сыйныфка укырга килде.
7 меңнән артык укучы уку елын яңа мәктәпләрдә башлап җибәрде. Алар Чаллы,Әлмәт, Саба, Яшел Үзән һәм Кукмарада ачылды. Тагын ике мәктәпне Түбән Кама һәм Биектауда төзеп бетерәләр. Россия Федерациясенең яңартылган мәгариф стандартлары нигезендә уку елы үзенчәлекле була. Гомумбелем бирү учреждениеләрендә һәр атна Россия һәм Татарстан гимннарын яңгырату, әләмнәрне тантаналы күтәрү белән башланып китә, сыйныф дәресләренең саны да артты. Укучыларда Ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә, илнең дәүләт символларын өйрәтүгә, “Разговоры о важном” дип аталган дәресләр үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Яңа уку елында Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли бәйрәмнәренә, истәлекле даталарга багышлап, тематик “Ачык дәрес”ләр үткәрелә. Тарихи “Бородино көрәше” темасына беренче дәрес 8 сентябрьдә уза. Хәерле сәгатьтә булсын!