Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем бәйрәме белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Мәгариф

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем бәйрәме белән котлады

01.09.2022
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!

Барлык укучыларны, урта һәм югары уку йортлары студентларын, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләрен – укытучылар һәм тәрбиячеләрне, тренерларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен, ветераннарын күтәренке һәм якты рухлы бәйрәм – Белем көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Новости СМИ2

Төрле тарихи чорларда, данлыклы җиңүләр яуланган яисә авыр сынаулар кичергән вакытларда яңа уку елы башланган көнне – 1 сентябрьне без һәрчак гомумдәүләт дәрәҗәсендәге зур вакыйга, буыннар арасындагы ныклы бәйләнеш, күпмилләтле халкыбызның мәгърифәткә һәм яңадан-яңа фәнни ачышларга булган көчле омтылышының чагылышы буларак кабул итәбез.

Барлык милләт һәм дин вәкилләренә, олысына-кечесенә бердәй якын һәм аңлаешлы булганлыктан, Белем көне Россиядәге сыман тантаналы һәм киң колачлы итеп дөньяның бер генә илендә дә бәйрәм ителмидер, мөгаен. Әмма шулай да, иң әүвәл бу – дулкынланып тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, якты хатирә булып күңелләрендә гомергә сакланачак беренче укытучылары белән очрашкан-танышкан беренче сыйныф укучыларының бәйрәме. Бөек илебезнең киләчәге турыдан-туры яшь буынның ни дәрәҗәдә белемле, мәдәниятле, ирекле, җаваплы һәм нык фикерле булып үсүенә бәйләнгән.

Һәрбер җәмгыятьнең үсеше нигезен сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле, матди-техник базасы тотрыклы булган мәгариф тәшкил итә. Хәзерге замандагы сәяси вазгыять, читтән бер туктаусыз илебезгә, шул исәптән мәгарифкә һәм фән өлкәсенә ясалган басым, уртак тырышлык куюны, үз мөмкинлекләребез һәм традицияләребезгә таянуны таләп итә.

«Мәгариф» илкүләм проектын, хәзерге заман мәктәбен камилләштерүне һәм цифрлы нигезгә корылган белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашыру, фәнне югары технологияле, чит илләрнекен алмаштыра алырдай продукция җитештерүгә юнәлтү безгә күркәм нәтиҗәләргә ирешү өчен юллар ачар дип ышанам. Татарстанда Цифрлаштыру елында уздырыла торган чаралар моңа зур этәргеч бирергә тиеш.

Новости СМИ2

Татарстан педагогларына, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, профессорларга, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәркемгә олы рәхмәтемне белдереп, республика җитәкчелеге җәмгыятебез өчен гаять мөһим хезмәтегездә киләчәктә дә барлык кирәкле шартларны тудырачак дип ышандырасым килә.

Сез яшьләребез күңеленә сеңдерә, тәрбияли килгән Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт кебек рухи хәзинәләр, тырышлык, намус белән эшләү, гыйлемгә омтылу кебек сыйфатлар, файдалы гамәли күнекмәләр әһәмиятен һичкайчан җуймый.

Сезгә, кадерле дуслар, чын йөрәктән яшәү дәрте, иминлек, сәламәтлек, белем бирү, фән өлкәсендә яңа казанышларга ирешүегезне телим! Белем көне мөбарәк булсын!» диелә мөрәҗәгатьтә.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Исәнме, мәктәп!

Исәнме, мәктәп!

Кукмара районы фермеры Язил Муллахаҗиев «Агростартап» программасы буенча грант отты

Баллы җәй тәмамланды

Яңалыклар (22.07.22)

Яңалыклар (1.09.22)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+