Татарстанда «Игътибар-балалар!» акциясе тулы куәтенә бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен ничек үтәүләренә игътибар итә, автомобильләрдәге иминлекне күзәтә.
Инспекторның бу машинаны туктатып тикшерүе очраклы түгел – салонда балалар. Кагыйддәләр үтәлә, шулай да кабат кисәтү комачауламый. Әлбәттә, кагыйдәләрне беләләр, әмма җәйге каникуллар вакытында балаларның игътибары кими. Кагыйдәләрне кабат искә төшерергә кирәк.
Эссе җәйдән соң кагыйдәләрне искә төшерергә ЮХИДИ хезмәткәрләре булыша. Юлларда » Игътибар-балалар!» акциясе бара.
Җәйге статистика тынычландырмый.Казанда балалар катнашында юл — транспорт һәлакәтләре аеруча күп-91 бала җәрәхәтләнгән. Кайберәүләр әле дә дәвалана. беренче сентябрьдә мәктәпкә бара алмый. Яңа уку елында балаларның иминлеге кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә дә бәйле.
Ангелина Морозова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.