Иннополиста төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумында милли массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Форумда Россиянез 30дан артык төбәгеннән өлкә, район һәм махсуслашкан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. Федераль җыенның Дәүләт Думасы, «Этникара журналистика Гильдиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, Иҗтимагый Палата вәкилләре аерым темалар буенча фикер алышуларны оештырды. Форум «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән үткәрелде.