Игенчеләр республика көнен кырларда киеренке хезмәт белән билгеләп үтә. Рекордлы күләмдә ашлык җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга тырышалар. Амбарларга барлыгы дүрт миллион ярым тоннага якын ашлык салынды. Уртача уңыш бер гектардан 37 центнер. Ютазы районы игенчеләре дә уракта сынатмый.
«Агромир» хуҗалыгы игенчеләренә 4 мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Көзге культуралар амбарда инде, бу көннәрдә сабан культураларын суктыралар.
Бөротекле культуралар җирлекнең төрле урыннарында урнашкан, тәҗрибәле комбайнчыларның 5 экипажы эшли.
Быел һәр гектардан 40 ар центнер ашлык җыела. Бөртек киптерү комплексы сәгатенә 30 тонна ашлык эшкәртергә сәләтле. Ә складлар 15 мең тонна ашлык саклый ала. Ашлык базарындагы бәяләр генә әлегә сөендерми. Хәзер алар җитештерүнең үзкыйммәтеннән түбәнрәк.
Бу хуҗалыкта яхшы икмәк әрәмгә китми. Сөт комплексында ике мең ярым мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 800е-савым сыерлары. Уртача тәүлеклек савым 16 тонна. Бу балансланган рацион нәтиҗәсе.
Республиканың көньяк-көнчыгышында яңгырларны бик көтәләр. Август корылыгына карамастан, туфракны тирәнтен эшкәртүгә, көзге чәчүгә керешкәннәр. Киләсе ел уңышы өчен мең гектардан артык мәйданны сыйфатлы итеп, вакытында чәчәргә кирәк.
Районның яшьләр экипажлары яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»14 нче республика конкурсы финалына чыгарга дәгъва итә. Безнең телерадио компаия, авыл хуҗалыгы министрлыгы, Казан аграр университеты уракның абсолют лидерларын урып-җыю төгәлләнгәннән соң ачыклыйлар.
Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Ютазы районы.