Казан авиация заводында зур реконструкция бара. Ул технолоияне камилләштерергә, җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Заводка белемле белгечләр дә кирәк. Хәзер предприятиедә яңа кадрлар туплау бара.
Бу кешеләр куллары белән пассажирлар һәм хәрби самолетлар җыела. Шул исәптән легендар Ту-160 самолеты – дөньяда иң көчле хәрби очкычларның берсе. Мансур Габделвәлиев заводка 1978 нче елда эшкә килгән. Менә 45 елга якын инде шунда эшли.
Ул үзенең укучылары белән дә горурлана. Шуларның берсе — Александр Архипов. Токарь бу цехка өч ел элек килгән. Заводта һәр яшь хезмәткәрнең үз остазы бар, алар ярдәмендә тәҗрибә туплый.
Завод алдына елга ун Ту-214 самолетын җитештерү бурычы куелган. Ә бу предприятиегә яңа кадрлар кирәк дигән сүз. Инженерлар һәм эшче һөнәрләре-станокларда эшләү буенча белгечләр, токарь фрезеровщиклар, операторлар.
Предприятиенең бурычы-эш урынында гына уңайлылык тудыру түгел. Ял итү өчен корпоратив ял базасы каралган. Сәламәтлекне ныгыту өчен профилакторийда дәвалау процедураларын узарга була. Торакны арендага алган хезмәткәрләргә предприятие аренда түләвен өлешчә каплый. Ипотекага алынган торакның 50 ын да предприятие үзе түли.
Эльвира Фәйзуллина, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.