Президент Рөстәм Миңнеханов Кремльдә республиканың хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларына Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать предприятиеләре, оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат әһелләре, хәйриячеләр, Ватанны саклаучылар бар. .
Районнар яңа транспорт алды. Болар-җиңел автомобильләр һәм автобуслар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләре, районнар һәм шәһәрләр дәрәҗәсендә җайга салынган эш нәтиҗәсендә республикада кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе яхшыра.
Ә Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре урып-җыюны беренче булып тәмамладылар, шулай итеп республика көненә зур бүләк ясадылар.