Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республикабыз халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады.
“Идел буе федераль округында иң бай hәм матур тарихлы төбәкнең данлыклы, героик сәхифәләре аз түгел. Республикада яшәүчеләр үзләренең ватандашлары, милли hәм тарихи мираслары, гореф-гадәтләре белән хаклы рәвештә горурланалар. Татарстанлылар игелекле күршеләр буларак танылды. Алар үзләренең хезмәт сөючәнлекләре, кыюлыклары hәм киң күңеллелекләре белән аерылып тора. Татарстан илебездәге алдынгы төбәкләр сафында. Сезне чын йөрәктән бәйрәм белән тәбрик итәм, уңышлар телим”, — диелә котлауда.