Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Татарстаныбызда да фестиваль, бәйрәмнәр оештырыла. Олы Әтнә авылында “Әтнә — Туй” фольклор — этник фестивале дә шул нисбәттән уздырылды. Аның төп максаты гореф-гадәтләрне, халык авыз иҗатын, уеннарын, югала барган җыр-биюләрен торгызу, саклау һәм халыкка тәкъдим итү. Фестивальнең күңелле мизгелләрен безнең хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
1 нче район ачык фольклор-этник фестиваленең исеме гади “Әтнә туй”. Туй дигән сүзгә шатлыгы да, сөенече дә, бәйрәме дә, хисләр яңарышы да һәм шул ук вакытта йолаларны саклап киләчәк буынга тапшыру да кергән.
Россия күләмендә мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеләп үтелә. Милли җырларыбызны, биюләребезне, гореф-гадәтләребезне хәтерләрдә яңартып, үсеп килүче яшь буынга җиткерергә дип максат куеп, традицион бәйрәмгә әйләндерергә җыенабыз дип белдерде үз чыгышында Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов.
Әлеге фестивальдә игътибар фольклор җыр биюләренә юнәлтелгән. Бу максат тромышка ашырыла башлаган инде. Милли җанлы яшь буын арасында гореф-гадәтләребезне тиз арада отып алып җәелдереп җибәрүчеләр бихисап.
Сүз түгел эш белән исбатлады Әтнәлеләр эшләрен. Чабата биюен килгән халыкка шунда ук өйрәтеп җибәрделәр.
Фестивальдә репертуарында җирле гореф-гадәтләр саклана торган этнографик ансамбльләр чакырылган. Шуны да әйтергә кирәк фествальдә катнашу өчен яшь чикләүе юк, шулай ук коллетивларның кайсы милләт вәкиленнән булуы да мөһим түгел. Димәк киләчәктә катнашучылар саны артуында шик калмый. Менә бүген дә фестивальдә чыгыш ясарга хәтта Марий Эл Республикасыннан ук килгәннәр.
Әтнә — туй фольклор фестивале халык авыз иҗаты җәүһәрләре ярдәмендә гаиләдә һәм җәмгыятьтә туган телебезне, асыл гореф-гадәтләребезне кадерләп сакларга, милли рухыбызны югары күтәрергә мөмкин икәнлеген раслаучы тагын бер фестиваль. Чара укатнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары, Әтнә районы.