Быел республика кырларында мул уңыш үстерелде, рекордлы күләмдә ашлык җыеп алып булырмы? Табыш китерә торган кайсы кыйммәтле культуралар игүгә өстенлек бирелде? Уракта кайсы районнар алда бара һәм урыннарда урак батырларының хезмәтен ничек бәялиләр?
Татарстан радиосының турыдан-туры эфиры игенчелек тармагындагы хәзерге көнүзәк мәсъәләләргә багышланды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков шулай ук уракның барышы, көзге чәчүгә туфрак әзерләү, бәрәңге, шикәр чөгендере алуга әзерлекнең торышы белән таныштырды. Студия кунагы безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.