II Дөньякүләм әдәби сабан туе Саба районында булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Әлеге чарада әдәби марафон һәм авылымгүзәллеге проектларының финалистлары, күп санлы язучылар, шагыйрьләр катнашты. Әдәби Сабан туе быел икенче тапкыр уздырыла, беренче тапкыр кунакларны Арча районы кабул иткән.
Әдәби Сабантуеның әләмен Әдәби марафонда катнашып иң югары үрләр яулаган катнашучылар күтәрде. Шулай ук биредә мөхтәрәм кунакларда да бар иде.
Әдәбият сөюче балалар өчен шактый проектлар оештырыла, шуларның берсе “ Әдәби алан” онлайн проекты. Төп максат:туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү. Нәни дусларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге чарада Әдәби Сабан туенда иң актив районнар исемлеге дә билгеле булды. Апас- 3нче урын, Арча- 2 урын һәм Саба районы ничәнче ел рәттән беренчелекне бирми. Әдәби Марафонда чит илләрдән һәм төбәкләрдән дә катнашучылар бар.
Әдәби Сабан туенда тагын бер истәлекле вакыйга — өр яңа радио – “Белем” билингваль интернет радиосына старт бирелде.
Сабантуй уеннар белән дәвам итте. Кашык белән су ташу КАПЧЫК КИЕП ЙӨГЕРҮ, ЧҮЛМӘК ВАТУ. Кыскасы, барлык килгән кунаклар да ял итте, уеннарда катнашты, рухи азык белән баеды.
Динә Нәҗметдинова, Илдар Галяутдинов. Татарстан яңалыклары.