Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Лаеш районында Донецк Халык республикасыннан күчеп килгән 11 бала яши. Һәркемгә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган җыелмалар бирелде. Алар Комлы Кавал бистәсе мәктәбендә белем алачак.
Авырлыклардан соң, ниһаять, Лисичкинскидан килгән балалар гадәти режимда яши башлый. Быелгы беренче сентябрьне алар Лаеш районында каршылый. Беренче уку көне алдыннан теләктәшлек белдереп, якташлары да килде.
Комлы Кавалда «Санта» шифаханәсендә вакытлыча урнаштыру пунктында төрле яшьтәге 11 бала яши. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә «Бердәм Россия» партиясе һәркемгә мәктәп җыелмасы әзерләде.
Гадәттәгечә, мәктәп җыелмаларын ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да, сәламәтлекләре чикләнгән укучылар да ала.
Елизавета Жукова, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы.