Питрәч районында умарталарның фәнни-техник алгарышы темасына багышланган 15 нче халыкара семинар тәмамланды. Өч көн дәвамында Татарстан, Россия төбәкләре һәм якын чит илләр белгечләре бу өлкәдә фәннең роле, бал кортлары үрчетү, инструменталь орлыкландыру турында сөйләштеләр. Хәзер Татарстанда ике йөз меңнән артык умарта корты күче исәпләнә. Без Россиядә 5 нче урында. Республикада ел саен 5 мең тоннага якын бал сатыла.
Форумда галимнәр һәм практиклар умарта күчләрен ничек саклап калу турында дфикер алышты. Кыенлыкларның берсе-агулы химикатлар белән агулану очраклары. Биредә дә умартачыларның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән турыдан-туры элемтә булдыруы мөһим. Әмма иң төп проблема – варроатОз. Сезон ахырында бал кортларына талпан утыра башлый. Белгечләр умарталарны эшкәрткәндә химикатлардан файдаланмаска киңәш итә, экологик чиста алымнар бар.