Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды. Башкала тамашачыларына татар телендә нәфис фильмнар күрсәтелде, балаалр әдәбиятына багышланган экспозиөия тәкъдим ителде, иҗади очрашулар үтте.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады.Сәхнәдән Мәскәү мэры Сергей Собянинның котлавы укылды. Рөстәм Миңнеханов та үз котлауларын ирештерде.