Чыгымнарны оптимальләштерү, логистиканы үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килде. Мамадыш районында хәзер калдыкларны яңа алымнар белән эшкәртеп, урнаштыралар. Биредә чүп-чар төяү станциясе ачылды, ул ничек эшләячәк? Хәбәрчебез кызыксынды.
Көек Ерыкса авыл җирлеге белән янәшә урнашкан иске полигон берничә ел элек ябылган, аңа лицензияне озайтмаганнар. Төбәк операторына чүп-чарны кая урнагштыру проблемасы килеп басты.
Ерак һәм кыйммәткә төшә. Хәзер бу проблема хәл ителде. Чүп-чар төяү станциясе ачылды.
Киләчәктә биредә хәтта чүп-чарны беренчел сортларга аеру да планлаштырыла. Территория өч мең квадрат метрга якын мәйданда урнашкан. Бу-республиканың көнчыгыш төбәгендәге шундый беренче станция.
Киләчәктә Татарстанда шундый чүп җыю станцияләре тагын төзелергә тиеш. Ә аларны төбәк операторы үзе төзи. Экспертлар бәяләвенчә, бу тарифларга бәяләр үсешен шактый киметә.
Булат Шакиев Ленар, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.