Чаллыда картинг буенча Бөтенроссия һәвәскәрләр турниры узды. Ул «техно вызов» техник лагеренда үтте. Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары катнашты. Татарстанга алар һөнәри юнәлеш бирүче сменага белем бирү дәресләрендә шөгыльләнгү өчен килде. «Камаз» автогигантында да булдылар. Тулырак киләсе сюжетта.
Машиналар әзерлек сызыгында. Узышка әзерлекне узышчылар кул белән күрсәтә. Бу болидларның пилотлары-Россия төбәкләреннән мәктәп укучылары. Старт алдыннан өлкән хезмәттәшләре Владимир Чагин котлады.
Текә виражларны егетләр генә түгел, хәтта турнирда катнашучы кызлар да ясый. Алар барысы да — «техно вызов» техник лагерендә шөгыльләнә. Бу булачак инженерлар өчен белем бирү сменасы.
Программада — «Камаз» заводына экскурсия дә бар. Һөнәри юнәлеш бирү сменасы быел Россия Мәгариф министрлыгы башлангычы белән уза. Анда бөтен илдән 85 укучы катнаша.
Фирүзә Насыйрова, Татарстан яңалыклары.