Балаларның җәйге каникулы тәмамлана, балалар шәһәргә кайта. Ә дәүләт автоинспекциясе юлларда тикшерүләрне көчәйтте.
Татарстанда «Игътибар-балалар» акциясе башланды. Кызганыч, статистика мәгълүматлары буенча, нәкъ менә август һәм сентябрь айларында балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтләре саны кискен арта. Ялдан соң балаларның юлда йөрү кагыйдәләренә игътибары кими. Шулай итеп, узган ел 73 юл-транспорт һәлакәте булган, 82 бала зыян күргән. Хәзер ЮХИДИ инспекторлары юлларда рейдлар үткәрә, балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләренә аерым игътибар битәләр. Белем бирү учреждениеләренә керү юлларының торышы да тикшерелә.