Иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук иң яхшы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының традицион конкурсы дипломнарына лаек булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү Татарстан парламентында узды. Быел конкурс комиссиясе 13 номинация буенча 149 заявка карады. Алар-башкарма комитет һәм совет җитәкчеләре, хезмәткәрләре, районнар һәм җирлек башлыклары – муниципаль хакимият системасында эшләүчеләр. Республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының иң уңышлы проектларын аерым билгеләп үттеләр. Дипломга «Время местных советов» тапшырулар циклы өчен «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе лаек булды. Ул ай саен «Россия-24» теле каналында эфирга чыга. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республиканың уңышлы үсешенә муниципалитетлар зур өлеш кертә, дип ышана. Ә мондый конкурслар муниципаль хезмәтнең абруен күтәрергә тиеш.