Бүген Казан-экспо үзәгендә ил Иҗтимагый палатасы оештырган «Сообщество» форумы үз эшен башлап җибәрде. Анда катнашучылар «Россия — мәдәни күптөрлелек, гражданнар бердәмлеге» темасы буенча фикер алыша. Ә республика парламентында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның 5 нче Республика форумының йомгаклау утырышы булды.
Коммерциячел булмаган оешмалар лидерлары ай ярымлык марафонга йомгак ясады, төрле категория гражданнарга ярдәм итү мөмкинлекләрен ачыкладылар. Июль башыннан зур шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә җәмәгать оешмаларының түгәрәк өстәлләре, конференцияләр үтте. Төп максат — кешеләргә патриотик тәрбия бирү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шартлар тудыру кебек иң яхшы практикаларны һәм проектларны күрсәтү иде.