Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары Салават Күпере торак комплексында йортларның сыйфатын тикшерде. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү өчен адреслы программа буенча төзелгән фатирларны карадылар. Инфраструктураны да бәяләделәр.
Салават күпере комплексында күп фатирлы биек йортлар янында авария хәлендәге торактан күченүчеләр өчен билгеләнгән фатирлар да бар.
Быел гына да меңнән артык татарстанлы төзекләндерелгән фатирларга күчә ала. Фатирлар буялган, бизәлгән, чиста, балконнар бар, сантехника җыелмасы, газ плитәсе һәм контроль датчиклар куелган.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында да кайгыртканнар. Алар өчен — махсус юллар, киң ишекләр, махсус лифтлар, коляска юллары бар.
Шулай да Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре кайбер кимчелекләрне дә тапты. Коляскада фатирга, , ваннага керү ишекләренең таррак булуы ачыкланды.
Ә Салават Күпере микрорайоны турында тәэсирләр тулы рак булсын өчен, кунаклар балалар мәйданчыгы, сквер аша-инвалидлар өчен автомобиль парковкасы буенча икенче йортка кадәр җәяүләп барды.
Бу тикшерү җәмәгать контроле турында закон нигезендә үтте. Татарстаннан тыш, быел ул Россиянең тагын өч төбәгендә уза. Соңыннан нәтиҗәләргә йомгак ясала.
Бергәләп көнүзәк проблемаларны хәл итү юлларын билгелиләр.
Инна Данилова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.