Җәй айлары күңелләргә шатлык мизгелләре өстәп дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылында, ел да үткәрелә торган АВЫЛ КӨНЕ бәйрәме булып узды һәм ул «Юл башым!» дип аталды. Бәйрәмгә, гомер-гомергә бердәм, тату яшәгән Өч авыл — Олы Күлбаш, Кече Күлбаш(Синтәк) һәм Чүрчилдә туып — үскән халык җыелды. Авыл көне бәйрәменең үзәгендә безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Таһир Хәсәнов булып кайттылар. Тулырак алдагы видеоязмада.
Ризәлә Исмәгыйлева шигыренә Нәҗип Закиров иҗат иткән җыр әлеге матур бәйрәмнең асылын чагылдыра кебек. Кайчандыр авылдан чыгып киткән, хәзерге вакытта кайтыр нигезе, туганнары булмаган,ерак җирләрдә сагынып гомер итүче авылдашларны каршылау, күрештерү, очраштыру, җыры. Бүгенге көндә авылны саклап калуда өлеш керткән авылдашларны барлау. Авылның тарихын оныттырмау, бүгенгесен кайгырту- гимны булып та кабул ителә әлеге җыр.
Бераз тарих битләренә күз салыйк. Татарстан җирлегендә революциягә кадәр үк мөселман казаклары яшәгән авыллар булганлыгын белүче сирәктер. Яшел Үзән районында урнашкан Олы Күлбаш авылы нәкъ шуларның берсе. 16 нчы гасыр урталарында Казан ханлыгы яулап алынгач, шәһәр халкының төпләнеп яшәр урын эзли-эзли барган “кайгы юлы “ бу яклардан да үтә һәм бер өлеше кечкенә генә елга буенда урнашып кала. Сату-алу эшенә бирелгән, тырыш сәүдәгәрләр була бу… Олы Күлбаш тарихы менә шулай башлана. Ике йөздән артык хуҗалыгы булган бу авыл ике мәхәлләгә бүленә — Казак һәм Ясак ягына (атамалары әле дә сакланган).
Күлбаш авылының Ясак ягы ясак — һәм имана (ул чорның салымы) түли, Казак ягы түләми. Алар хәрби хезмәт өчен чын ир–егетләр – мөселман казаклары үстерергә тиеш була. Хәрби егет үстергән гаиләгә чәчүлек җире дә гади кешенеке белән чагыштырганда өч мәртәбә зуррак бирелә. Улларына 20 яшь тулганда, әтиләренең 4 яшьлек аты үсеп җиткән булырга тиеш санала. Егет шул ат белән хәрби комиссия үтә һәм хезмәт итү урынына юл тота. Халкы бик тырыш булган Олы Күлбашның. Шунлыктан авыл көннән-көн үскән һәм баеган. Дүрт җил тегермәне, ике мәчет. Кайсыдыр мәчетнең хәзрәте өч тапкыр хаҗ кылган,-дип сөйлиләр. Авылдан Мәккәгә кадәр өч тапкыр җәяү барып кайткан! Казаннан Мәккәгә 5,5 мең километр тирәсе, димәк, Хәзрәт 33 мең километр юл үткән дияргә була. Авылга ничә ел дигән сорауга төгәл җавап юк. Чама белән 200 ел бардыр, диләр.
Мондый бәйрәмнәр үткәрүнең максаты да — авылны саклап калу, тарихны барлау, гореф –гадәтләрне торгызу. Төрле чаралар аша- Сабантуймы, авыл көнеме, аерым дата бәйрәмнәре, классташлар очрашуымы . Бүген дә шундый бәйрәм оештырганнар. Ничек кайтмыйсың инде?!.. Туган нигезгә.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.