Африка чумасы ачыкланган урыннарда карантин таләпләре ничек үтәлә? Гомумән, хайваннарны, кош-кортны йогышлы чирләрдән ничек сакларга? Төрле авырулардан прививка ясатуның торышы нинди?
«Россельхознадзор»ның республика идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлек җитәкчесе Идрис Гатин Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында шушы һәм башка актуаль сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.