«Бозда да кызу булачак, — дип өметләнә «Ак Барс» командасы җанатарлары. Хәзер хоккейчылар сезон алды турнирына әзерләнә. Старт киләсе җомга көнне башлана. Шуннан соң команда континентара хоккей лигасының чемпионатының яңа сезонын башлый.
Казанлылар беренче уеннны 3 сентябрьдә Мәскәүдә җирле «Динамо» белән үткәрә. Уенчылар белән Татарстан Президенты очрашты. Рөстәм Миңнеханов Казан клубы һөҗүмчесе Дмитрий Воронковка Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында катнашкан өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. «Ак Барс» ның яңа баш тренеры Олег Знарок билгеләп үткәнчә, хәзер хоккейчылар актив рәвештә шөгыльләнә, үзләрен яхшы хис итәләр. Остаз киләсе сезонда клуб җанатарларның ышанычын аклау өчен барысын да эшләячәк дип вәгъдә итте.