Питрәч районыннан Мансур Фәйзуллинның умарталыгы гадәти генә түгел. Ул умарта кортларының нәселен яхшыру лабораториясе дә. Умарталарның яңа нәселе фәнни казанышлар һәм алдынгы технологияләрне кулланып чыгарыла. Эксперименталь умарталыкны хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Ана кортларны орлыкландыру процессы үзенчәлекле. Ана кортны кече контейнерга ябып, шунда углекислый газ кертеп йоклаталар. Стереомикроскоп утыз тапкырга зурайтып күрсәтә. Светодоид нурлары умартачыга ярдәмгә килә. Орлыкландыру өчен ике минут вакыт җитә.
Стажлы умартачы Мансур Фәйзуллин умарта кортларын инструменталь орлыкландыру белән җиде ел шөгыльләнә, башкаларны да өйрәтә. Табигатьнең үз кануннары булса да, нектар җыюга һәвәс уңган умарта кортлары җитешми, дип саный.
Мансур Фәйзуллин умарталыкта күбрәк бал алу, агрессив кыргый кортлардан котылу өчен, нәсел эше белән шөгыльләнә башлый. Уңган, тыныч холыклы ана кортлар өчен шулай ук яхшы сыйфатларга ия булган ата кортларны сайлап алып, орлыкландыруга керешкән. Эксперименталь умарталык йорт каршында гына, шулай ук кыр һәм урман умарталыклары да бар.
Җыелган балның көндәлек артуын контрольдә тоту өчен, бер өлеш умарта кортларының авырлыгын үлчи.
бер өлеше җыелган балның көндәлек артуын контрольдә тоту өчен авырлыкларда тора.
Умартачы әйтүенчә, кәрәз тулса, бал суыртуга әзер. Ә быел бал мул булырга тиеш. Умартачылар юкә, карабодай, көнбагыш, чәчәк балын суыртканнар инде. Һәрберсе микроэлементлар байлыгы белән файдалы. Татарстан умартачылары алма спасы бәйрәмендә генә дә ике тоннага якын бал саткан.
Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.