Акрынлап республикада янә битлек режимы керә. Бу коронавирус белән авыручылар санының артуына бәйле. Саклану чараларын куллану хәзер Министрлар Кабинетында узган барлык киңәшмәләрдә мәҗбүри. Шулай ук барлык хезмәт коллективларына да битлек кияргә тәкъдим ителде. Битлек режимы ничек саклана? Хәбәрчебез кызыксынды.
Гади куркынычсызлык кагыйдәләре-биредә барлык хезмәткәрләр, хәтта цифрлы хезмәткәрләр өчен дә актуаль. Битлек кигән робот та куркынычсызлык турында сөйли.
Битлек режимы Татарстанның күп кенә хезмәт коллективларында яңадан кертелде. Ул хәзер Министрлар Кабинетында узган киңәшмәләрдә дә мәҗбүри.
Әлмәт, Чаллы мэриясендә, республиканың зур предприятиеләрендә дә режим саклана.
Хәзер Татарстанда күмәк иммунитет нибары 3 процент дәрәҗәсендә.Бер атна эчендә генә дә авыручылар саны байтак арткан. Битлекләр әлегә беренче чикләү чарасы. Ә чираттагысы прививка ясату.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.