Татар балалары өчен яңа татар герое барлыкка килде. Татарстан Милли китапханәсендә «Туган батыр» брендын һәм китабын тәкъдим иттеләр. Кем соң ул – чын татар батыры? Бу һәм башка сорауларга җавапны журналист Искәндәр Гыймалтдинов эзләде.
“Туган Батыр” – балалар һәм яшьләр арасында татар батыры образын торгызу һәм популярлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыручы бренд. Әлеге проектны тормышка ашыручылар Туган батыр образын яңа сюжетлы блокбастерларда, иң беренче чиратта, “Туган Батыр” китап-әкиятендә гәүдәләндерергә ниятли.
Оразны популярлаштыруның беренче адымы – образның концепциясен һәм аның брендын эшләү булды. Татар батырын сәнгать әсәрләрендә күрсәтү өчен, тарих, халык авыз иҗаты, әдәбият, бренд тудыру буенча белгечләр җәлеп ителде. Концепция милли геройга хас иң кыйммәтле сыйфатлар чагылыш тапкан татар мәкальләренә, әкиятләренә һәм бәетләренә үткәрелгән контент-анализ нәтиҗәләре буенча булдырылган.
Хәзер заман балаларының күз алдында сокланырлык образлар булырга тиеш. Чөнки балалар төрле геройларны үзләре өчен үрнәк итеп ала, аларга охшарга тырыша. Ә татарлар дөньяда нинди сыйфатларга бәйле?
Киләсе елда безне әсәрнең икенче өлеше дә сокландырыр. Хәзерге вакытта ул өчкә бүленгән. Татар, рус һәм инглиз телләре. Хәзерге заманга юнәлеп әсәр күптелле. Китапка өстәп, комикслар китабы да, мультфильм да эшләнәр дип көтелә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.