Ивашевка авылында декабрист Василий Ивашев исемендәге парк – табигать һәйкәле бар. Территориясендә күпьеллык агачла–юкәләр, наратлар үсә. Бүгенге көндә дворяннар яшәгән урынны хәтерләткән берни дә калмаса да, тарихи мәгълүматлар сакланган. Ивашевлар утары турында тулырак Алсу Сәмигуллина.
Ивашевлар утары урынында бүгенге көндә йөз еллык юкәләрдән башка берни дә юк. Заманында дворян гаиләсе яшәгән җирдә төзелеш калдыклары да калмаган. Шушы авылда туып-үскән өлкәннәр генә бу урынны азмы-күпме хәтерли.
Ивашевка авылы 1670нче елда барлыкка килгән. Тарихта бу хакта берничә төрле язылган. Фаразларның берсе буенча, бу җирләрне атаклы хәрби Ивашевка тугры хезмәте өчен Екатерина патшабикә биргән.
Ивашевларның бирегә кайтып йөрүләре, крепостное право кире кагылганчы, крестьяннарның алпавыт җирләрендә хезмәт итүләре билгеле.
Рәсми мәгълүматлар буенча, 4 гектар территория Петр Ивашевның улы декабрист Василий Ивашев исемендәге парк – табигать һәйкәле булып санала.
Район үзәгеннән җиде-сигез километр ераклыкта урнашкан Ивашевка авылында хәзер нигездә дача йортлары гына. Табигате һәм тарихи урыннары белән киләчәктә ул туристларны да җәлеп итәр, дигән өмет бар.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.