Татарстан предприятиеләренең оборона заказы арткан, ә заказларны үтәү өчен белгечләр җитешми. Заводлар эшче кадларга кытлык кичерә, ә хезмәт хакын республиканың уртача күрсәткеченнән күбрәк тәкъдим итәләр. Казандагы дары заводы эшчеләре – универсал.
Остазлар яшьләрне эш серләренә өйрәтә. Яңа эшкә килүчеләрне тәҗрибәле остазларга беркетәләр. Үзләренең төп эшләреннән аерылмыйча ярдәм итәләр. Барыннан да бигрәк аппаратчылар, лаборантлар, пресслаучылар, слесарьлар, тегүчеләр кирәк. Югары уку йорты, көллият, техникум тәмамлаучыларга, чит шәһәрләрдән килгән яшьләргә өстәмә түләнә.
1 сентябрьдән заводта хезмәт хакы арта, хезмәткәрләр 100 мең сумга кадәр акча эшли ала. Шул исәптән разрядлар да күтәрелә.
Хәзер төгәл машиналар, вертолет заводларына да белгечләр кирәк. Предприятиеләр заманчалаштырыла, җиһазлар камилләшә.