Рөстәм Миңнеханов Биектау районына эш сәфәре барышында яңа техника ачкычларын тапшырды.
Тракторлар авыл җирлекләре җитәкчеләренә һәм республика конкурсында җиңүчеләргә тапшырылды. Президент урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, авыл кешеләренә грант ярдәме бирелүен әйтте. Бүгенге көндә районда 47 процент мәйданду уңыш җыеп алынган. Президент Бөреледә капиталь ремонттан соң ачылган мәдәният сараенда һәм гомуми практика табибы офисында булды.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен Кукмарада дәвам итте. Биредә бүгенге көнгә игеннәр 45 процент мәйданда җыеп алынган. Гектардан 42 центнер уңыш алына. Президент билгеләп үткәнчә, терлек азыгы әзерләү мәсьәләләрендә темпларны югалтмаска кирәк, чөнки район бу юнәлештә үрнәк булып тора.