Әлеге холдингның ике заводы «Алабуга» икътисади зонасы территориясендә эшли. Пыяладан продукция җитештерәләр,700 гә якын эш урыны булдырылган. Киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Шулай ук республика Президентына елга порты территориясен комплекслы үстерү планы тәкъдим ителде. Үзгәрешләр 287 гектар мәйданга кагыла. Анда искергән җитештерү урыннары, ташландык ярдәмче биналар, гаражлар бар. Бу урыннарда күп чакрымлы яр буе, музейлар, кафе, шәһәр үзәге белән җәяүле элемтә юлы, кече суднолар өчен пристань, торак, мәктәпләр һәм балалар бакчалары бапрлыкка килергә тиеш.
Республикада кече елгалар елдан-ел саега, кайберләре кибеп бетә.Торак пунктларны су белән тәэмин итү өчен аерым программа да, чистарту корылмаларын контрольдә тоту да кирәк.
Татарстан сулыкларын барлау йомгаклары буенча соңгы 50 елда 3133 объект юкка чыккан.
Рөстәм Миңнеханов шәхси компанияләр аларның тотрыклы эшен тәэмин итә алмаса, дәүләткә тапшырырга кирәк, — дип билгеләп үтте.