Гыйлем нигезендә эшләнгән эшләрдә, гыйлем нигезендә әйтелгән сүзләрдә генә бәрәкәт һәм хәерле нәтиҗә була дип искәртте Кукмарада узган 5 нче Мәскәрә укуларында катнашучылар. Фәнни гамәли конференция нәтиҗәләре белән җомга сәхифәсендә хезмәттәшем Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүхү.
Кукмара мөхтәсибәтендә Россия күләмендә V Мәчкәрә укулары узды.
Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелде.
Җыен башланганчы ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру сәфәрләре оештырылды.
Бу зиратта шулай ук Мәрҗани һәм Баруди нәселе белән бәйле күренекле шәхесләр җирләнгән.
Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле.1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә.
Әлеге мәчетнең төзекләндерү эшен алып бару өчен “ Бергәләп саклыйк акциясе кысаларында акча җыю да оештырылды. Яңарту башланып киткәннән бирле мәчетнең диварлар һәм идәннәр ныгытылган.
Мәгълүм булганча Мәчкәрә Кукмара районының данлыклы авылы. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган.
Җыен оештырылган көнне тагын бер мәгърфәт учагы кабынды. Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонындагы мәчете каршында тантаналы рәвештә “Хидәят” рухи-тәрбия үзәге ачылды.
“Һидаять” үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-IV сыйныф укучылары – берьюлы якынча 45 бала шөгыльләнә алачак. Мөгаллимнәр сабыйларга әдәп-әхлак дәресләре, дин нигезләре, гарәп әлифбасын укыта. Өстәмә рәвештә инглиз теле, мәктәпкә әзерлек дәресләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәресләр укытылу да булырга тиеш.
Оештыручылар мәктәп-интернаты музее эшчәнлеген дә күрсәтте. Шулай ук Кукмара кунаклары җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашты. Өйләдән соң конференциянең пленар утырышы узды. Быел “Мәчкәрә укулары” «Мәчкәрә авылы: тарих һәм яңарыш проблемалары» дигән темага багышланды.
Фәнни җыенда Татарстан һәм тирә -күрше төбәкләрдән килгән дин әһелләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, хәйриячеләр катнашты. Мәчкәрә зиратындагы тарихи кабер ташларын өйрәнүдә зур өлеш керткән археограф Ирек Һадиев нәсел шәҗәрәләрен төзү мәсьәләләренә тукталды, Археограф Рәиф Мәрданов татар матбагачылыгы башында торган Габделгази Бахрушевның шәҗәрәсен өйрәнгән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин быел 140 еллыгын билгеләп үтүче мәдрәсә тарихы белән таныштырды. Җыен нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Аның бер бурычы итеп Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм мәчете турында документаль фильм эшләү билгеләнде.
Ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя. Киләчәктә дә әлеге игелекле эш дәвам итсен дип бүгенге чыгарылышыбызны тәмамлыйбыз.Җомга көнебез мөбарәк булсын . Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүхү.