Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Бу атнада Татарстан башкаласында тагын бер зур мәдәни чара- икенче «Итил» фестивале уздырыла. Әлеге хакта тулырак мәгълъмат бирү өчен без бүген студиягә Казан шәhәре башкарма комитетының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтованы чакырдык.