Республикада эчәк йогышы китереп чыгарган авырулар саны арткан. Табиблар аның сезонлы чир булуын аңлата. Сәламәтлеккә иң куркынычлы йогышның берсе — сальмонеллез. Аны йоктыргач, кешенең тән температурасы күтәрелә, көчле авыртулар башлана. Балалар бигрәк тә авыр кичерә. Йогыштан ничек сакланырга? Хәбәрчебез ачыклады.
Сәүдә киштәсенә куйганчы, барлык йомыркалар да сыйфат тикшерүен узарга тиеш. Ә киштәләрдәге товарны сатып алучылар бик тиз арада сатып алып бетерәләр.
Бездә йомырка кала икән, без аны кире тикшерүгә җибәрәбез. Өч көнгә яңа йомырка китерәләр.
Сатып алучылар продуктларның сыйфатына ышана, Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, хәтта яңа китерелгән продукт аша да, саклау яки әзерләү кагыйдәләре бозылса, чирне йоктырырга мөмкин. Хәзер республикада эчәк йогышы авырулары белән чирләүчеләр арта. Иң куркынычы — сальмонеллез.
2022 елның узган 7 аенда сальмонеллез белән авыручылар санының 28,8% ка артуы күзәтелә, 260 очрак теркәлгән.
Йогышны ит, йомырка аша яки шәхси гигиена кагыйдәләре бозылганда йоктырырга мөмкин. Санитар-дезинфекция режимын үтәмәү сәбәпле, соңгы тапкыр 41нче мәктәп каршындагы балалар бакчасында йогыш ачыкланган. Сальмонеллез берничә тәрбиячедә дә табыла.
Балалар һәм өлкәннәрдә авыру билгеләре бер үк төрле. Тик сабыйлар чирне авыррак кичерә.
Балалар организмында су тизрәк кими, күңелләре болганып яки эчләре йомшарып, сыеклыкны югалталар. Бу бактерияле өзлегүләр..
Йогышны эләктермәс өчен, гади кагыйдәләрне үтәргә, азык-төлекне, кулларны җентекләп юарга, яраклылык вакытын һәм саклау шартларын күзәтеп торырга кирәк.
Регина Сафиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.