Коры эссе көннәр урманнарда янгыннар чыгу куркынычын арттырды. Урманнарга керү, учак ягу катгый тыела. Белгечләр көн саен урманнарны җирдән дә, һавадан да күзәтеп, контрольдә тоталар.
Урман массивларында һавадан кистәүләр еш яңгырап тора. Самолет бортында-республиканың урман янгыннары үзәге экипажы. Басуларда, урманнарда термик урыннарны ачыклыйлар.
Хәзер Татарстанда янгын куркынычы югары дүртенче дәрәҗәдә. Узган ел республикада 19 урман янгыны теркәлгән. Быел, бәхеткә бер очрак та юк. Урманчылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре әзерлек эшләре үткәргән.
Табигатьтәге янгыннарның 90 проценты кешеләргә бәйле. Рейдларга чыгып, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар.
Хокук бозучыларны җинаять җаваплылыгына да җәлеп итәргә мөмкиннәр. Республикада янгын куркынычы янаган вакыт әлегә 20 августка кадәр гамәлдә.
Эсселек төшми, бу айда явым-төшем 1 миллиметрдан кимрәк булды.
Бу атнада һава температурасы 30 градуска кадәр менә. Шуңа күрә белгечләр урманнарны катгый контрольдә тоталар, рейдларга чыгалар, кешеләрне урманнарга кереп, учак якмаска, сак булырга өндиләр.
Фирүзә Насыйрова, Владимир Юрков, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.