«Адымнар — белемнәргә һәм татулыкка юл» күп телле комплексында педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның «Татарстанда милли мәгарифне үстерү» темасына багышланган республика форумы узды. Туган телдә дәреслекләр бастырып чыгару, татар телен укыту, тел мохите булдыру, үз халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Форум күргәзмә белән танышудан башланды. Осталык дәресләре, методик остаханәләр оештырылды. Татарстан Фәннәр академиясе, Мәгариф үсеше институты, Казан федераль унивверситеты галимнәре, тәҗрибәле укытучылар чыгыш ясады.
Пленар утырышта форум эшенә йомгак ясалды. Яңа уку елында милли мәгарифне үстерүгә игътибарны тагын да көчәйтү, алдынгы тәҗрибәне киңрәк куллану кирәклеге билгеләп үтелде.