Армиядә хәрбиләргә кирәкле әйберләрнең күбесе безнең республикада җитештерелә. Предприятиенең үзенә дә ярдәм кирәк. Беренче чиратта – кадрлар кытлыгы. Җитештерү даими рәвештә заманча технологияләргә күчә. Шуның белән бергә яңа кадрларга да ихтыяҗ арта. Завод хәзер дә яшь югары квалификацияле хезмәткәрләрне эзли.
Деталь алмаз йөгертелгән сыман шома, һәр миллиметрына кадәр төгәл, тигез итеп ясалган. Йөзләгән шундый элементларны берничә станокта бер үк вакытта чыгаралар.
Станок алдан бирелгән программа буенча эшли – һәр элементның үз программасы бар. Аны көйләүче билгели. Мәгълүматларне элеккечә-кәгазь схемада яза — 13 елда шуңа күнеккән. Кыйммәтле детальләрне коючы белгечләр хәзер үзләре алтын бәясенә тиң. 90 нчы елларда заводлар үз хезмәткәрләренең күбесен югалтты. Аз хезмәт хакы түләнде, абруйсыз һөнәргә әйләнде.Хәзер белгечләр җитешми.
Көйләүчеләр, станокта эшләүчеләр, җыючылар, контролерлар кирәк. Эш тәҗрибәсе дә мөһим түгел, үзләре эшкә өйрәтергә әзер.
Яңа эшкә алынган һәр хезмәткәргә тәҗрибәле остаз беркетелә, 3-6 ай дәвамында хезмәткәр үз квалификациясен күтәрә ала.
Курсларда стажерга түләнә, аннан соң гарантияле эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә. Кадрларны дары һәм вертолет заводларында да эзлиләр. Элек хезмәт династияләре белән бай булган заводларда хәзер һөнәр осталарының кабат тулылануын көтәләр.
Регина Сафиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.